erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казанда тимер-бетон конструкцияләрне саклауның яңа технологиясен тәкъдир иттеләр

Казанда «АрсеналГидро» компаниясе төзегән канализация насос станциясе мисалында Татарстан өчен яңа тимер-бетон конструкцияләрне саклау технологиясен тәкъдир иттеләр.

Объект Гудованцев урамындагы тикшерү изоляторы территориясенә хезмәт күрсәтә, дип хәбәр итә ТР Төзелеш Министрлыгы Матбугат хезмәте.

Презентациядә заказ бирүчеләр, профильле ведомстволар һәм Казан Су каналы вәкилләре катнашты.

Компания директоры Алсу Зәйнуллина билгеләп үткәнчә, компания республикада мондый берничә проектны гамәлгә ашырган инде. Аның сүзләренчә, мондый билгеләнештәге объектлар югары ышанычлылык һәм инженерлык инфраструктурасының өзлексез эшләвен таләп итә.

Проектның үзенчәлеге эчке полимер футеровкалы җыелма тимер-бетон модульләрне куллану булды. Полимер анкер япма, бетон конструкцияләрне агрессив агымлы мохиттән һәм газ фазасыннан аерып, герметик саклагыч контур формалаштыра.

Проектны гамәлгә ашыру коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы кысаларында заманча инженерлык технологияләрен куллануны күрсәтә һәм Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык объектларын проектлау, төзү һәм эксплуатацияләүдә бердәм алымнар булдыруга ярдәм итә.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев