erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда тоткарланган ХТ* террорчылык оешмасында катнашучыларның беренчесен кулга алдылар

33 яшьлек Ләйсән Садыйкова Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами* террорчылык оешмасы ячейкасында катнашуда гаепләнә.

Ул судта рус телен яхшы белүен, тәрҗемәче таләп ителмәвен әйтте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Шатров яза.

Ләйсән Чаллыда туган, урта белем алган, кияүдә түгел, биш һәм җиде яшьлек ике баласы бар. Ул кичә иртән Питрәч районының Царево бистәсендә тоткарланды.

16 сентябрьдә Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе Ләйсәннең террорчылык оешмасында катнашуы турында җинаять эше кузгатты. Ул гаебен танымады. Аның өендә тыелган оешманың материаллары табылган.

Тикшерү версиясе буенча, 2019 елның мартыннан ул Казанда ячейканың яшерен җыелышларында катнашкан һәм террорчылык оешмасы идеологиясен тараткан.

«Оешманың иректәге әгъзалары теләсә нинди юллар белән Россиядән качарга омтыла. Ләйсән Садыйкованы ай ярымга тикшерү изоляторында калдыруыгызны сорыйм», - дип мөрәҗәгать итте тикшерүче судка.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Минем бернинди гаебем дә юк һәм беркая да китәргә җыенмыйм. Беркая да китмәү турында подписка бирүегезне сорыйм», - диде Ләйсән Садыйкова.

Адвокат Руслан Нагиев судка гаепләнүченең Россия гражданины булуын, яшь балалары барлыгын һәм өй арестында тышкы дөнья белән элемтәдә тора алмаячагын әйтте.

Суд Садыйкованы ай ярымга сак астында калдыру турында карар чыгарды.

*РФ территориясендә тыелган халыкара террорчылык оешмасы

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев