Казанда зур авария
Казанның Әмирхан урамында суүткәргеч челтәрендә зур авария килеп чыккан.
22 гыйнвар көнне Әмирхан урамы, 15 адресы буенча 1994 елда төзелгән суүткәргеч челтәрендә авария булган.
Әмирханнан Четаев урамына, шулай ук Чистай урамына кадәр машиналар хәрәкәт итү өчен юл вакытлыча ябылган.
Түбәндәге адреслар буенча күп фатирлы йортларда су бирү туктатылган:
Чистай урамы, 61А, 61Б йортлары буенча;
Әмирхан урамындагы 11, 13, 15 нче йортлар буенча.
Аварияне бетерү өчен 3 авария хезмәте бригадасы һәм 16 берәмлек "Водоканал"МУП техникасы җәлеп ителгән.
Су тутырылган автоцистерналар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә торган гаризаларга ярашлы урнаштырылачак.
Чыганак (+фото): Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев