erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казаннан Адлерга ике катлы поезд йөри башлый

Ул октябрьдә йөри башлаячак

Казан белән Адлер арасындагы тимер юл маршруты яңа состав белән тулылана. №385/386 поезд октябрь ахырыннан аерым көннәрдә йөри башлаячак, ә киләчәктә ел дәвамында хезмәт күрсәтәчәк, дип хәбәр итә “Татар-информ” Горький тимер юл матбугат хезмәтенә сылтама белән.

 

Беренче рейс 30 октябрьдә Адлердан 22:38 сәгатьтә кузгала. Поезд Казанга 2 ноябрьдә 00:50 сәгатьтә килеп җитәчәк. Шул ук көнне Татарстан башкаласыннан состав 14:00 сәгатьтә юлга чыга һәм 4 ноябрьдә 15:53 сәгатьтә Адлерга барып җитә. 

 

Маршрут буенча поезд Саранск, Пенза, Ростов-на-Дону, Краснодар, Сочи һәм башка шәһәрләрдә тукталачак. Составта уңайлы купе һәм СВ вагоннары каралган. Балалы пассажирлар, шулай ук аз хәрәкәтләнү мөмкинлеге булган кешеләр һәм аларны озатып баручылар өчен махсус урыннар да булачак.


Нет комментариев