erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казаннан очкан күгәрчен Мөрәлегә кайткан

Ял көнне Мөрәле авылында яшәүче Исламгали Миңһаҗев шалтыратты.

“Безнең ишегалдына бер ак күгәрчен килеп керде, тавыклар белән бергә йөри, курыкмый да, ике аягында да балдаклары бар, берсендә иясенең телефон номеры да бар. Шуның буенча шалтыраттым, бик шатланды, Казаннан булып чыкты, кайтам, ди“.

Дүшәмбедә Исламгали белән хәбәрләшеп алдык. Күгәрчен хуҗасы кайтып та җиткән, Сергей исемле. “Ул күгәрченне күргәч шатланганын күрсәгез!“ – ди И.Минһаҗев.

Кош тоткандай шатлана, дигән гыйбарә дә бар бит. Ә Сергей туры мәгънәсендә кош тоткан бит!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сергей күгәрченнәр асрау белән шөгыльләнә генә башлаган. Әлеге күгәрченне очырганда көн болытлы булган, кошкай шуңа юнәлешне бутаган булса кирәк. Әмма Мөрәлегә кайтып ялгышмаган. Исламгали табигать җанлы кеше, умартачы, кош-кортларны аеруча ярата.

– Сергей күчтәнәчләр күтәреп катйкан, хатынга аерым күчтәнәч. Без каршы килүгә карамастан, акча да калдырды. Күгәрчен асраучылар арасында шундый язылмаган закон яши икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев