erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казаннан Путинга шалтыраткан хатын белән прокуратура элемтәгә чыккан

Казанда яшәүче Елена Маркелованың “Госуслуги” порталындагы шәхси кабинетын мошенниклар ватып кергән.

 Нәтиҗәдә ул ике банкка 1,9 миллион сум акча тиеш булган. Кичә Елена Маркелова  бу проблема белән “Ел нәтиҗәләре”  туры эфирында  Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән. Бу хәлдән соң Елена ханымга прокуратура шалтыратып, судка дәгъва юнәлтәчәкбез һәм бурычыгыз сызып ташланачак, дип хәбәр иткән. Ә җинаять эшендә каза күрүче булып банк исәпләнәчәк.

"Сезгә бу кредит өчен түләргә кирәкми, бу кредитны юк дип таныячаклар", – дип ышандырганнар Меркулованы прокуратурада.

Меркулова бу кредитлар аркасында җыештыручы булып эшкә урнашырга мәҗбүр булган. Прокуратура каза күргән ханымга бу хәлне контрольгә алуын һәм барысын да хәл итәчәген хәбәр иткән.

Владимир Путин шикле тәкъдимнәр белән таныш булмаган кешеләр шалтыратса, җинаятьчеләрдән саклану өчен, русиялеләрне трубканы куярга чакырды. Мошенникларга каршы торуның мондый ысулы турында дәүләт башлыгы ел саен уздырыла торган матбугат конференциясе вакытындагы туры линиядә сөйләде. 

Чыганак: https://tnv.ru/news/obshchestvo/434413-s-dozvonivsheysya-do-putina-pensionerkoy-iz-kazani-svyazalsya-prokuror/https://omet-rb.com/articles/d-nyada-nil-r-bar/2024-12-20/putinga-shaltyratkan-hatyn-bel-n-prokuratura-elemt-g-chykkan-4061238 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев