erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казанның Техническая урамын ике айга яптылар

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда 22, 28 һәм 89 нчы автобуслар хәрәкәте схемасы вакытлыча үзгәртеләчәк.

Татарстан башкаласында Техническая урамында транспорт хәрәкәтен ике айдан артыкка чикләделәр. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама урамыннан Тихорецкая урамына кадәр юл өлешен кичә, 27 июльдә япканнар. Ул 30 сентябрьгә кадәр ябык булачак, дип билгеләделәр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.

Вакытлыча уңайсызлыклар хуҗалык-көнкүреш канализациясе трассасын урнаштыру өчен бораулау өчен горизонталь юнәлешле приямкалар урнаштыру аркасында килеп чыга, дип ачыклык керттеләр шәһәр администрациясендә.

Элегрәк «Татар-информ»  хәбәр иткәнчә, Казанда 22, 28 һәм 89 нчы автобуслар хәрәкәте схемасы вакытлыча үзгәртеләчәк.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев