erid:2VtzquqpS7d
Киләсе атнада Татарстанда 0 градуска кадәр җылыта
Яңалыклар

Киләсе атнада Татарстанда 0 градуска кадәр җылыта

Татарстанда һава температурасы акрынлап күтәрелүен дәвам итә – аномаль салкыннар Уралга күченде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Әйтик, иртәгә төнлә республикада -13..-18 градус, көндез -8..-13 градус булачак. Явым-төшем көтелми.

16 декабрьдә, шимбә көнне, һава торышы үзгәрә. Республикада кар явачак һәм буран чыгачак. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә -11..-16 градус, көндез -6..-11 градус тәшкил итәчәк. Синоптиклар бозлавык һәм кар көртләре хакында кисәтә.

Якшәмбе көнне бераз кар көтелә, төнлә термометрның терекөмеш баганасы -12..-17 градус, көндез -12 градусны күрсәтәчәк.

Якынча мәгълүматлар буенча, киләсе атна башында кар һәм буран көтелә. Һава температурасы күтәрелүен дәвам итә: 18 декабрьдә -4..-9 градус, 19 декабрьдә 0..-5 градус булачак.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев