Алабуга юлында авария: машина урталай «киселгән», йөртүчесе авыр хәлдә
М-7 трассасының Алабуга районы тирәсендә коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Kia Sorento автомобиле (Калуга өлкәсендә теркәлгән) зур тизлек белән юл читендәге коймага килеп бәрелгән. Машина танымаслык.
Инспекторлар әйтүенчә, 40 яшьлек шофер метеорологик шартларны исәпкә алмый, куркынычсыз тизлек режимын сайламый. Нәтиҗәдә машина белән идарәне югалта. Фотолардан күренгәнчә, койма автомобильне урталай «кисә». Шоферның аягы өзелә. Аны авыр хәлдә хастаханәгә озаталар.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев