erid:2VtzquqpS7d
Коточкыч юл һәлакәте: машина йөртүче тереләй янып үлгән
Яңалыклар

Коточкыч юл һәлакәте: машина йөртүче тереләй янып үлгән

Кичә Татарстанның Питрәч районында М7 трассасында янгын чыккан.

19 декабрьдә М-7 «Волга» (Питрәч районы) автомобиль юлының 840 чакрымында КамАЗ йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлекне сайламаган, каршы як полосага очып чыккан һәм ГАЗель машинасы белән бәрелешкән. 

Шуннан соң ГАЗельгә ут капкан һәм яна башлаган. 21 яшьлек ГАЗель йөртүчесе машинасыннан чыга алмыйча, тереләй янып үлгән.
Булган хәлнең шартлары ачыклана. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kotockyc-21-iaslek-eget-terelai-ianyp-ulgan

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев