erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Крокус Сити – минем улымның кабере булды”

Теракт вакытында хәбәрсез югалган Максим Вербенинны рәсми рәвештә һәлак булган дип тапканнар.

Аның гәүдәсе дә, инвалид коляскасы да табылмаган. «Крокус Сити Холл» концерт залында булган теракт вакытында хәбәрсез югалган Максим Вербенинны рәсми рәвештә һәлак булган дип тапканнар. Бу турыда Максимның әнисе Алена Вербинина социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.   “Крокус Сити – минем улымның кабере булды”, - дип язган ул. “Күмәргә гәүдәсен дә таба алмадылар. таксидан җибәргән соңгы фотосы гына калды”, - ди ана кеше.  

Теракт башлангач, инвалид коляскасында утыручы егет сөйгән кызы Наталья белән бинадан чыгарга тырыша, әмма пандус булмау сәбәпле, баскыч янында туктап калалар. Наталья егетенең аякларына сыенып идәнгә утыра, шуңа террорчылар аны күрмиләр, коляскада утыручы Максимга аталар. Максим Натальяның өстенә егылып төшеп, гәүдәсе белән кызын каплаган.   Террорчылар киткәч, янгын башлана. Наталья, Максимның җансыз гәүдәсе астыннан шуышып чыгып китә... Аның тәннәре пешкән, җитди җәрәхәтләр алган.  

Кичә Максимның әнисенә улының гәүдәсе дә, коляскасы да табылмавы турында әйткәннәр. “Андагы температурага тимер дә эрегән”, - дигән коткаручылар. Урыннары җәннәттә булсын!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: ВКонтакте Автор:Әсәдуллина Эльвира

Өмет

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=43612

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X