erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Крокус Сити Холл»да теракт вакытында зыян күрүчеләр саны 360 кешегә җитте

Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да терактта зыян күрүчеләр саны 360 кешегә җитте.

Бу хакта ТАСС агентлыгына катастрофалар медицина үзәгендә хәбәр иттеләр.

«Чәршәмбе иртәсенә булган мәгълүматлар буенча, теракт вакытында 360 кеше зыян күргән, шуларның унбере – балалар», - дип хәбәр итә агентлык.

Мәскәү өлкәсендәге концерт залына җомга кичендә, 22 мартта, һөҗүм иттеләр. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, теракт вакытында 139 кеше, шул исәптән өч бала һәлак булган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзерге вакытта теракт турындагы эш буенча тоткарланган унбер фигурантның сигезе Мәскәүнең Басман суды карары белән ике айга кулга алынган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X