erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыш җыелган тиресне язын басуга чыгару тыелачак: штрафка тармас өчен нишләргә? (»Интертат»)

Яңа канунны «тирес законы» дип атадылар да инде. Аның буенча, тиресне җитештерүче аны үзенең милке дип саный ала, шул ук вакытта тиресне кырга чыгаруда чикләүләр дә кертелә.

 

Кыш җыелган тиресне язын басуга чыгару тыелачак: штрафка тармас өчен нишләргә?

  • 2023 елның 1 мартыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Терлекчелекнең өстәмә продуктларын әйләнешкә кертүне раслау турында»гы 1940нчы карары (2022 елның 31 мартыннан), шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Авыл хуҗалыгы хайваннарын тотканда барлыкка килә торган матдәләрне терлекчелекнең өстәмә продуктларына кертүне хәбәр итү тәртибен, срокларын һәм формасын раслау турында»гы 671нче боерыгы (2022 елның 7 октябреннән) нигезендә «Терлекчелекнең өстәмә продуктлары турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 248нче Федераль законы (2022 елның 14 июленнән) гамәлгә керде. Аның нигезендә терлекчелекнең өстәмә продуктлары буларак авыл хуҗалыгы хайваннарын тотканда барлыкка килә торган матдәләр, шул исәптән тирес, агынты сулар һ.б. карала.

Закон терлекчелекнең өстәмә продуктларын әйләнешкә кертүгә таләпләрне билгели (саклау, эшкәртү, яңадан эшкәртү, транспортлау, сату һәм куллану). Терлекчелекнең өстәмә продуктларын юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә, юридик затсыз оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне гамәлгә ашыручы крестьян (фермер) хуҗалыкларына гына тапшырырга рөхсәт ителә. Таләпләр үтәлешен Россельхознадзор контрольдә тотачак.

Законның тәртибе, үтәлеше турындагы сорауларга Ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин җавап бирә.

– Әгәр дә авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүче җыелган тиресне яз көне басуга органик ашлама буларак кертсә, бу – хокук бозу дип танылачакмы?

– Әйе, закон нигезендә, бу – хокук бозу дип таныла. (Закон буенча эшкәртелгән тиресне генә кулланырга ярый).

– Яңа законны бозмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Тиресне саклау өчен махсус урын оештырырга кирәк, анда ул 1 ел сакланырга тиеш, шуннан соң аны кулланырга яки сатарга мөмкин булачак.

– Барлык хуҗалыклар да яңа законны үтәргә тиешме?

– Әйе, барысы да. Әмма, иң беренче чиратта, зур оешкан хуҗалыклар өстеннән контроль оештырылачак. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар секторында массакүләм тикшерүләр үткәрү планлаштырылмый, әмма алар да әлеге закон таләпләрен үтәргә тиеш.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/kys-yelgan-tiresne-yazyn-basuga-cygaru-tyyalacak-strafka-tarmas-ocen-nislarga-5858107

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X