Балалар әлегә хастаханәдә
31 декабрьгә каршы төндә Самара өлкәсендә үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте була. Анда 47 яшьлек күп балалы ана һәлак була, дип хәбәр итә “Комсомольская правда”.
Фаҗига 31 декабрь көнне төнге өчләр тирәсендә була. Эчке эшләр министрлылыгы мәгълүматларына караганда, 47 яшьлек “Веста” машинасын йөртүче хатын-кыз автобуска юл бирми һәм аңа бәрелә. Бу вакытта машинада аның кызлары да була. Хәзер кызлар хастаханәдә, ә аларның әниләре “Ашыгыч ярдәм” машинасы килгәнче һәлак була. Кызлар әлегә әниләренең башка юк икәнен белми.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев