«Кызым, янабыз бит, чыгыгыз!» - дип кереп кычкырганымны беләм: Кукмарада коточкыч янгын...
2 майның җомга сәгатендә, азан тавышы тынуга Кукмара районының Аш-Буҗи авылында янгын күтәрелә.
Ялкын чорнап алган йорт хуҗалары редакциябезгә чит кешеләр түгел, үзебезнекеләр - Фирзия ханым Муллахмәтова "Шәһри Казан"ыбыз өчен җан атып эшләүче хат ташучыларыбызның берсе. "Шәһри Казан.Язмыш" газетасының бәйрәмнәренә дә кунак булып килә ул, фидакарьләрчә тырыш хезмәтенә рәхмәт, хөрмәтебез чиксез үзенә. Көпә-көндез урамда басып калуын ишеткәч, аңсыз калдык. 14 елдан бирле тормышын ялгызы тарткан тол ханымга Аллаһы тагын да кызганмаган икән сынауларны...
- Безнең авыл халкы тырыш бит, бүген бөтен җирне сүтеп, түгеп тә бетерделәр. Көл өеменнән берни калмады. Гомер буе тырышып корган тормышны чүплеккә илтеп салдык, дим... Нишлисең инде, сынау бу. Аллаһы биргән һәр сынауны сабырлык белән кабул итәргә кирәк. 14 ел элек йөрәк чиреннән ирем Илнур китеп барды, ул кайгыны һич күтәрә алмам кебек иде, Аллаһы ул чакны да көч бирде, инде хәзер дә ярдәменнән ташламасын берүк. Иң мөһиме, үзебез исән-сау бит, калганы булыр. Йорт җиткерүләр җиңел түгел, беләм, ләкин нинди чара кала соң? Тырышырга, безгә ничек тә кабаттан юкны бар итәрсе. Иремнең туган нигезе иде, 1979 елда ук салынган йорт, дөрес без аны тулысынча үзгәртеп бетергән идек, янкормалар эшләдек, булсынга дип эшләдек... - ди Фирзия ханым.
- Өй тутырып кунаклар кайткан иде, аларны озаттык та, ирләр мәчеткә киттеләр. Кияү дә, улым да авылда иде, май бәйрәмнәре балаларны туган йортка җыя бит инде. Улым дүртенче курста укый, кызымның инде өч баласы бар, ул да гаиләсе белән Казанда яши. Ярый әле атна уртасында төн үзәгендә килеп чыкмаган бу янгын - шуңа сөенәм. Балалар сөягемне дә җыеп ала алмаслар иде көл эченнән, җиңеллеген биргән бит Хак Тәгалә - мине үлемнән йолып калган. Шулай булгач, яшисе! Мин чебиләргә изгән болгатырга дип сарайга чыгып киткән идем. Ул да түгел шарт-шорт иткән тавышлар ишетелә колагыма. Ишеккә килеп карасам ялкын, инде чорнап ук ята. "Кызым, янабыз бит, чыгыгыз!" - дип кереп кычкырганымны беләм. Аннары нәрсәгә барып тотынганымны да белмим. Шуннан соң мин урамга чыгып ярдәм сорап та кычкырганмын әле, анысын да хәтерләмим. Төштә кебек дияр идем, төшне хәтерлисең, ә монда әйтерсең лә югалып калганмын. Кабаттан өйгә кереп документларыбызны эзләп алганмын, йорттан алып чыккан бар нәрсә шул документлар инде. Ул электр чыбыгыннан килеп чыкты да, минут эчендә 4 стенага берьюлы сикерде бит ул, өстәге күлмәктән ничек чыгып котылдык диген. Кая анда алмашка дигәнен алу... Андый чакта каушыйсың да, югалып та каласың, әгәр дә бераз болганып йөрсәк, ис тиеп, исән дә чыга алмый идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев