Җырчы Лилия Биктимирова гаиләсенә зур кайгы килгән. Аның энесе Руслан махсус хәрби операциядә катнашып, һәлак булган.
"Бүген минем бердәнбер апаем Биктимиров Руслан Рафаил улын соңгы юлга озаттык... Чыдый алмаслык авыр кайгымны уртаклашканыгыз өчен рәхмәт! Якты дөньялардан Ватанга тугры булып киттең. Гүрләрең якты, җаның Җәннәтнең иң түрләрендә булсын",- дип яза җырчы социаль челтәрдә.
Лилия ханым һәм аның якыннарына сабырлык телибез! Русланның урыны оҗмаһта булсын!
Нет комментариев