erid:2VtzquqpS7d
Марат Җәббаров кооператив оешмалары буенча соңгы урындагы районнарны атады
Яңалыклар

Марат Җәббаров кооператив оешмалары буенча соңгы урындагы районнарны атады

Министр авылларда автокибетләрнең эшчәнлеге тулы күләмдә бармаган районнарны да билгеләде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров берничә районның кооператив оешмаларын тәнкыйтьләде. Министр оешмаларның эшчәнлеге турында Татарстан кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооператив вәкилләренең 2018-2022 ел нәтиҗәләре буенча XX гомуми отчет-сайлау җыелышында сөйләде.

Марат Җәббаров читтәге район, авылларны беренчел кирәк-яраклар белән тәэмин итү – кулланучылар җәмгыятенең төп бурычларының берсе булуын әйтте. Кулланучылар кооперацияләре эше буенча аутсайдер районнар дип, Биектау һәм Алабуга районнарын атады. 

«Биектау районында кооператив эшчәнлегенең гомуми күләме биш ел дәвамында 56% ка, Алабуга районында 51% ка кимегән. Сез бу юнәлештә җитәрлек эшләмисез дип уйлыйм. Район башлыкларына кулланучылар кооперациясенең үсеш дәрәҗәсен анализлауны һәм бу мәсьәләне аерым контрольгә алуыгызны сорыйм», – диде ул. 

Тулырак чыганакта: https://tatar-inform.tatar/news/marat-abbarov-koopertiv-oesmalarynda-es-kulame-kimegan-raionnarny-atady-5866800

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев