erid:2VtzquqpS7d
Мароккача гуляш рецепты
Яңалыклар

Мароккача гуляш рецепты

Бу ризыкны бәйрәм табынына әзерләсәгез, кунакларыгыз, һичшиксез, таң калачак!

Гуляш пешерү өчен уртача зурлыктагы 4 бәрәңге, 300 гр кара ит, 500 гр кабак, 1 аш кашыгы атланмай, 1 алма, 1 суган, 1 аш кашыгы сөт өсте, 1 аш кашыгы он, 2 стакан су, тәменчә тоз, борыч, шикәр комы һәм петрушка алына.

Итне юып, зур булмаган кисәкләргә турыйбыз, тоз, борыч салып, суган белән бергә үсемлек маенда кыздырабыз. Шуңа он өстәп, тагын 3-5 минут кыздырып алабыз. Алманы вак итеп турап, иткә кушабыз. Кайнар сөт өстен һәм суны аз-азлап шулар өстенә салып, тулысынча әзер булганчы пешерәбез.

Кабакның тышын әрчеп, эре итеп турыйбыз. Бәрәңгене дә әрчибез һәм икесеннән дә, махсус җайланма ярдәмендә, әстерхан чикләвеге зурлыгында шарчыклар ясыйбыз. Тоз сибеп, фритюрда, яисә күп май салып, тирән табада кыздырып алабыз.

Тулырак: https://baltaci.ru/news/ash-su-blmse/marokkanca-gulias-recepty

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев