erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Машина йөртүчеләргә кагыйдәләрне бозган өчен штраф күләме артачак

2025 елның 1 гыйнварыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларның күләме артырга мөмкин.

Россия хөкүмәте Административ хокук бозулар турындагы Кодекска (КоАП) төзәтмәләр кертү турындагы тәкъдим кертте, дип хәбәр итә массакүләм мәгълүмат чаралары. Эләктерелмәгән каеш өчен штраф 1000 сумнан 1500 сумга кадәр артачак.

Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен тәртип бозучылардан 45 000 сум түләтәчәкләр. 30 000 урынына шундый ук үзгәрешләр медицина тикшерүеннән баш тартучыларга да кагылачак.

Тизлекне арттырган өчен штрафлар диапазоны 500-5000 сумнан 750-7500 сумга кадәр үзгәрәчәк.

Шулай ук штраф түләү шартларын да үзгәртергә тәкъдим ителә. Машина йөртүчеләр 30 көн дәвамында штрафның 75 процентын түли алачак. Хәзер аларның 20 көн эчендә 50 процент түләү мөмкинлеге бар.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tizlekne-arttyrgan-ocen-straf-kulame-artyrga-momkin

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев