erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машина откан Алинә: “Сайлауга барганда өч машинаның берсе безгә булачак, дидем”

Сайлауларда катнашып машина откан икенче кешенең кем булуы билгеле булу белән, Алинә Хөснетдинова белән «Шәһри Казан» газетасы элемтәгә кергән.

Сайлауга барганда ук ул иренә, менә күрерсең, уйнатылачак өч машинаның берсе булачак, дигән булган. Әмма шаяртып әйтелсә дә, фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгән булып чыккан, күрәсең. 

- Сайлауларда машина уйнатылачагын безгә дуслар хәбәр итте. Беренче көнне үк сайлауга бардык һәм фотоларны интернетка урнаштырдым. Гел күңелемнән машина отсак иде дип йөрдем. Ике көн дәвамында машина уйнатканнарын туры эфирда күзәтеп утырдым. Минем фотоны күрсәткәч, гаҗәпләнүемнән сүзсез калдыып, бер тын утырып тордым. Бик күп котлаулар килә, шалтыраталар, язалар. 

Алинә белән Линар Хөснетдиновлар Лаеш районының Усады авылында яшиләр. Алинә декрет ялында, кызы Зәринәгә ике яшь. Декрет ялына чыкканчы Казанга йөреп эшләгән. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Бик кирәк булганда, иремнең машинасына утырып чыккалыйм. Декреттан эшкә чыккач, үземә дә машина кирәк булачак инде дип сорый идем иремнән. Менә бер мизгелдә машиналы да булдым. Машина ачкычын бүген бирәчәкләр. Ачкычны кулга алганчы барыбер ышанып бетеп булмый әле, - ди Алинә. 

Машинаның рәхәтен күрергә насыйп булсын, дип телибез без яшь гаиләгә. 

https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/masina-otkan-alina-sailauga-barganda-oc-masinanyn-berse-bezga-bulacak-didem

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев