erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Махсус хәрби операциядә катнашучы Апас егетләренә гуманитар ярдәм озатылды

Апастан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм төягән машиналар юлга кузгалды. Ярдәмне хәрбиләргә район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге делегация илтеп тапшырачак.

Бу юлы да чит кеше бәласенә битараф булмаган райондашлар бердәмлек күрсәтте, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Апас районы халкының бердәм булуын, гуманитар ярдәм җыю эшендә активлык күрсәтүен район башлыгы Айрат Җиһаншин да билгеләп узды. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының Координацион Советы тәкъдиме белән районда җәмәгать оешмалары, хәрби хәрәкәт ветераннары, дин әһелләре, өлкәннәр җыелып сөйләшкәннән соң, гуманитар ярдәм җыю башланып киткән иде.

Егетләргә кирәкле әйберләр исемлеге төзелде һәм расланды. Акчаларны максатчан кулланып, һәрбер кешегә җитәрлек кирәк-яраклар җыелмасы булдыру максаты куелды. Җыелган акчаларның барысы да исәпкә алынып, беркетмә нигезендә теркәлеп барылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм җыюда һәрбер җирлек, һәр гаилә, оешма үз өлешен кертергә тырышты. Апас егетләре махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 4 мич-«буржуйка» ясап тапшырды. Уңган хатын-кызлар өй токмачы әзерләде, яралыларны ташу өчен махсус носилкалар текте. Нәни балалар да читтә калмады. Алар рәсемнәр ясап, самими теләкләрен юллады.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/apastan-maxsus-xarbi-operaciyada-katnasucy-egetlarga-gumanitar-yardam-ozatyldy-5867159

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев