erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов Балык Бистәсе районы турында: Потенциал зур, әмма әлегә район 39нчы урында

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Балык Бистәсе районы Советы утырышында катнашты. Ул чыгышында муниципалитетның бик зур сәнәгать һәм туристлык потенциалына ия булуына игътибар юнәлтте. Шул ук вакытта ул, Балык Бистәсенең Татарстан районнары арасында социаль-икътисади үсеш буенча 39нчы урында булуын әйтте.

«Балык Бистәсе районының потенциалы бик зур, әмма әлегә сез Татарстан муниципалитетлары арасында социаль-икътисади үсеш буенча 39нчы позициядә торасыз. Күрше районнар белән чагыштырганда, күрсәткечләр начар түгел, әмма башка районнар белән чагыштырганда, тагын да үсәргә кирәк. Керем базасы өстендә эшләргә, эш урыннары һәм бизнес булдыру зарур. Шул ук вакытта район файдалы логистик позициягә, җир һәм су ресурсларына ия. Биредә 85 километр яр буе элемтәсе бар, Татарстанда беркемдә дә андый нәрсә юк. Районның потенциалын ачарга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Районның терлекчелек тармагы аеруча тәнкыйтькә дучар булды. Татарстан Рәисе фикеренчә, муниципалитетның ныклы икътисады нәкъ менә шушы тармакта төзелергә тиеш.

«Терлекчелек буенча күрсәткечләр - оят һәм хурлык. Үсемлекчелек белән генә шөгыльләнсәң, районда хезмәт хакы һәрвакыт түбән булачак. Терлекчелек акча агымын тәэмин итә торган нигез булып тора. Сөт - хуҗалык тотрыклы булсын өчен беренче урындагы продукт», - дип ачуланды Татарстан Республикасы Рәисе.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шул ук вакытта ул районда уңышлы эшли торган терлекчелек фермалары булуын да билгеләп үтте. Мондый идеяләрне табарга һәм алга этәрергә кирәк.

Балык Бистәсе районында 2022 елга эш нәтиҗәләре турында муниципалитет башлыгы Радик Ислямов сөйләде. Аның мәгълүматлары буенча, районда уртача хезмәт хакы 35 мең сумга якын, авыл хуҗалыгы секторында 25 мең сум тирәсе тәшкил итә. Ә Татарстан буенча уртача хезмәт хакы 50 мең сумга якын.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-balyk-bistase-raiony-turynda-potencial-zur-amma-alega-raion-39ncy-urynda-5866988

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X