erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Миңнеханов чаңгы узышлары буенча Россия Кубогы этабында РФ җыелма командасының баш тренеры белән аралашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда уза торган Чаңгы узышлары буенча Россия Кубогы этабында булды. Бу хакта республика лидеры MAX каналында хәбәр итте.

Ул спортчыларның күнегүләрен күзәтте, илнең баш тренеры белән очрашты һәм олимпия чемпионы Вероника Степанова белән аралашты.

Миңнеханов ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде.

Россия Кубогының VI этабы 15-18 гыйнвар көннәрендә уза.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев