Мобилизацияләнгәннәрне кайчан өйләренә кайтарып җибәрәчәкләр?
Хәрби корреспондент Александр Коц социаль челтәрдәге сәхифәсендә махсус хәрби операция уздыру зонасында булган мобилизацияләнгәннәрне кайчан алыштыра башлаячаклар дигән сорауга җавап биргән.
"Бу чын элита", - дип тасвирлаган мобилизацияләнгәннәрне хәрби журналист. Аның сүзләренчә, бу кешеләр бүгенге көндә дөньяда иң яхшы пехота, чөнки алар гаять зур хәрби тәҗрибә алган.
"Әлбәттә, командованиенең мондый тәҗрибәле сугышчыларны җибәрәсе килми, бу хәрбиләр катлаулы шартларда да теләсә нинди мәсьәләләрне хәл итә ала", дип өстәгән ул.
Шул ук вакытта, Александр Коц әйтүенчә, хәзер контрактчылар җыю дәвам итә. Бүгенге көндә армиянең максималь рөхсәт ителгән саны миллион ярым кеше дип билгеләнгән. Армиянең саны иреклеләр (добровольцы ред.иск.) белән бергә миллион ярымнан артып киткәндә, "мобилизацияләнгәннәрне әкренләп өйләренә җибәрә башларга" мөмкин булачак, дип йомгаклаган хәрби журналист.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев