erid:2VtzquqpS7d
Мошенниклар яңача алдый башлаган
Яңалыклар

Мошенниклар яңача алдый башлаган

Мошенниклар торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә ялган квитанцияләр җибәрә башлаган.

"Народный фронт"ның "Мошеловка" платформасы координаторы Евгения Лазарева яңа алдау схемасы турында сөйләгән. Аныңча, аферистлар торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренең ялган квитанцияләрен россиялеләрнең почта тартмаларына сала. Тышкы яктан ялган квитанцияләр гадәти квитанцияләрдән берни белән дә аерылмый. Әмма халык күчергән акчалар мошенниклар кулына эләгә. "Соңрак инде чын квитанция килә (яки аны караклар урлый, ә бер айдан идарәче компаниянең бурыч квитанциясе килә), дип аңлата Лазарева. 

https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/mosenniklar-ianaca-aldyi-baslagan-1730967019


Нет комментариев