erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Никахка әзерләнгән булганнар...

Мәләвез шәһәрендә 21 яшьлек Эвелинаны коточкыч үлем сагалап торган...

Ул кыярга тончыгып үлгән. Яшелчә кисәге аның сулыш юлына эләккән. 
   Беренче булып кызга бергә яшәгән ахирәте дә ярдәм күрсәтеп караган, булдыра алмаган.   

 Табиблар урынга алты минуттан килә, ләкин аларга яшь кызның үлемен генә расларга кала. Эвелинаның туганнары гына, әгәр дә табиб ярдәме тулы күләмдә һәм тиешенчә күрсәтелсә, аны коткарып калырга мөмкин булыр иде, дип ышана. Хәзер алар төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгыннан тиешле тикшерү үткәрергә һәм гаеплеләрне табарга сорыйлар.  

 Эвелинаны 20 июньдә җирлиләр. Аның туганы Регина гаиләнең хәзер югалтуны бик авыр кичерүен таный. Бу хакта ул "КП-Уфа"га сөйләгән.

- Гаиләбез кичергәнне без бер кешегә дә  теләмибез. Әти-әниебезнең соң гына тудырган балалары булуыбызны исәпкә алсак, алар бик авыр кичерә. Шуңа күрә массакүләм мәгълүмат чаралары, дәүләт органнары белән аралашу белән, нигездә, мин шөгыльләнәм. әнием аның әхлакый һәм физик көче юк диде, – дип авыр сулый Регина.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Туганнары Эвелинаны ачык, игелекле һәм елмаючан кыз итеп искә ала.

Югалтуны Эвелинаның туганнары гына түгел, ә аның егете дә авыр кичерә. Сөеклесе үлгән төнне ул вахтада булган һәм күптән түгел генә өенә кайткан. Билгеле булганча, өч айдан соң, сентябрьдә, пар никах укытырга ниятләгән...

фото: "КП-Уфа"

https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-06-26/nikahka-zerl-ng-n-bulgannar-3823355

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев