erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өйләрендә музей ачкан Сәләховлар: «Элегрәк оештырырга кирәк булган икән»

Арча районында яшәүче Сәләховлар унике ел элек өйләрендә тарихи музей ачкан. Киштәләр экспонатлар белән шыплап тулган. Алар өчен аның саны мөһим түгел. Үткәннәрне искә төшереп уйлана торган урында ике якка да тигез игътибар бирелгән. Оныклар, балалар да буыннар бәйләнешен сизә монда. (Ватаным Татарстаннан, Сәрия Мифтахова)

Гөлзадә һәм Равил икесе бер сыйныфта белем алган. Казанбаш мәктәбен тәмамлаганнар. Чәчләре чәчкә бәйләнгәнгә – 41 ел. Икесе бер төрле уйларга, шул ук вакытта бер-берсен тулыландырырга ярата алар. Әгәр шулай булмаса, мондый музей туар идеме икән? «Нигә кирәк бу синең иске үтүгең, комганың, самавырың?.. Аны куярга башка урын беткәнмени?» – дип каршы төшәрләр иде. Ә бит алар җансыз әйберләргә дә үзенә күрә бер җылылык иңдерә алган. Монда тузанның бөртеге дә юк. Күршеләр керсә, туганнар килсә дә, рәхәтләнеп шунда сөйләшәләр икән. Гөлзадә апа монда әдәби китаплар да укый.

– Янкорма төзедек тә бер бүлмәдә музей ясарга булдык. Йокларга да, ашарга да, ял итәргә дә бүлмәләр күп. Тормыш иптәшем белән хирысланып, янып-көеп эшләдек. Ул чакта берничә генә экспонат бар иде, – ди 64 яшьлек гаилә башлыгы Равил абый. – Иң беренче булып авылдагы чормадан без – биш бала тирбәлеп үскән бишекне алып төштем. Аннан иске телевизорга чират җитте. Хатынның иптәш кызлары – укытучылар. Алар безгә ике яктан шәҗәрәне ясап бирде. Фотоларыбызны эшләттек. Мин экспонатлар җыйдым. Бала караватын чистартып буядык. Сәгатьне хатынның әтисе Әдһәм бизәгән. Элеккеге көзге, самавырлар, чуен, комган, көянтә… Өчаяк дип аталган казан да бар. Керосин лампасы да – үзебезнең авылныкы. Кыскасы, кайчандыр сарайда аунап яткан әйберләрне җыйдык. Ике улыбыз да Казанда яши. Алар да нәрсә күрсә, шуны алып кайталар. Музейны бергәләп баетабыз...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дәвамын Ватаным Татарстаннан укый аласыз

Фото Ватаным Татарстаннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев