erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Осталыкка осталардан өйрәнәләр

Район шахматчыларының үз клубы бар хәзер. Очрашулар, төрле бәйгеләр шунда үтә. Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап уздырылган ярышта катнашучылар аеруча күп иде.

“Барысы 42 кеше көч сынаша, – диде бәйгене оештыручы, районның шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов. – Ачык турнир бу, араларында көчле шахматчылар бар. Бездәге ярышларга Казаннан, күрше районнардан, Мари Иленнән дә бик теләп киләләр“.

Ярышны уздыру кагыйдәләрендә дә төп максат – районда шахмат уенын тагын да үстерү диелгән. Бу юлы үзебезнең район мәктәпләрендә укучы кыз һәм малайлар шактый иде. Укучылар сарае тренеры Айдар Яхин 10 укучы алып килгән. Айдар Үзбәк улы бик күп балаларга әлеге уенның серләрен өйрәткән игелекле тренер ул. Гаять тыйнак, кайвакыт хәтта аның барлыгын да сизмисең, шәкертләре ирешкән нәтиҗәләр аның фидакарь хезмәте турында сөйли.

– Турнирны район шахматчылары арасында гына уздырырга кирәк, дип әйтүчеләр дә булды, – диде Марсель Хәлилов. – Әмма үз казаныңда гына кайнау әлләни файда бирә алмый, яшьләргә осталар тәҗрибәсе бик тә ярап куя.

Читләр дигәннән, алар күбрәк тә файда китерә әле. Эшмәкәр Фәрит Дәүләтшин – Балтач кешесе, шахматның фанаты. Үзләрендә бездә пропискасы юк, дип  ярышларда катнаштырмыйлар икән. Бездәге бәйгедә катнаша алуына бик шатланган, ярышны оештыру өчен 15 мең сум акча да биргән. “Калган чыгымнарны үзем күтәрдем“, – ди М.Хәлилов.

Менә шундый мәртәбәле ярышта Арчаның 6нчы урта мәктәбе укучысы, 10 яшьлек Алмаз Гатинның абсолют чемпион булуы аеруча шатландыра. Киләчәктә район данын бик югары күтәрергә мөмкин әле ул. Балтачтан Сәйдәш Камалов – икенче, Казаннан Павел  Сергеев өченче урында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ветераннар арасында Марсель Хәлилов – беренче, Казаннан Рәдиф Вагыйзов – икенче, Балтачтан Илнур Гыйззәтуллин өченче булды.

70 яшьтән югарылар арасында Наласадан Габделнәфыйк Фәттахов – беренче, Балтачтан Габделнәфыйк Фәйзрахманов – икенче, Арчадан Данияр Минҗанов өченче урында.

Малайлар арасында Кукмарадан Тимур Әхмәтшин – беренче, Иван Васильев – икенче, Арчадан Нияз Заһидуллин өченче урынны алды.

Кызлар арасында Арчаның 5нче гимназиясеннән Гөлия Сабирова – җиңүче. Арчаның 1нче урта мәктәбеннән Гүзәл Хәмидуллина – икенче, Утар Аты мәктәбеннән Чулпан Мостафина өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X