erid:2VtzquqpS7d
Отпуск вакытында авырып киткән очракта түләүле ялны озайту ысулы турында сөйләделәр
Яңалыклар

Отпуск вакытында авырып киткән очракта түләүле ялны озайту ысулы турында сөйләделәр

Әгәр дә сез ел саен бирелә торган түләүле ял вакытында авырып китсәгез, рәсми рәвештә «больничный» рәсмиләштерергә һәм авыруыгыз турында эш бирүчегә хәбәр итәргә кирәк, дип искәрттеләр Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль ведомствода. «Российская газета» шул турыда яза.

Ачыклап үтүләренчә, Хезмәт кодексының 124нче маддәсе бар, анда бу очракта эш бирүче хезмәткәрнең ялын озайтырга яки аны башка срокка күчерергә тиешлеге язылган. Түләүле ял кеше авырып киткән көннәр санына озайтылырга тиеш.

Ә менә ял вакытында хезмәткәр түгел, ә аның баласы авырып китсә, шуңа күрә «больничный» рәсмиләштерергә туры килсә, отпуск кичектерелми һәм озайтылмый. Әгәр дә, әлбәттә, мондый мөмкинлек эш бирүче тарафыннан каралмаган булса.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев