erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Парацетамол файдалы гына түгел, зыянлы да икән

Галимнәр кан басымы күтәрелүдән интегүчеләргә парацетамолның зыянлы булуы турында кисәткәннәр.

Парацетамол хәтта йөкле хатын-кызлар һәм балалар өчен авыртуны баса торган зарарсыз дару булып тора. Әмма, галимнәр әйтүенчә, гипертония авыруыннан интегүчеләрдә кан басымын күтәрергә мөмкин ул. Препарат ашказанына гына түгел, кан басымына да йогынты ясый чөнки, дип яза “KazanFirst”.

Шул ук вакытта галимнәр парацетамолны чамасын белми куллануның тискәре нәтиҗәләргә китерү – бавырга “сугу” ихтималын аңлаткан. Аларның сүзләренә караганда, бавыр авыруларыннан үлем-китемнәрнең төп сәбәпләреннән берсе – парацетамолны артык күп куллану.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Препаратның дозасын белеп куллану өчен башка даруларның да этикеткаларын игътибар белән укып чыгарга кирәк. Ник дигәндә, бик күп даруларда, хәтта йөткергәндә суыра торган бозлы “кәнфит”ләрдә, буыннар сызлаганда кулланыла торган порошоклар һәм препаратларда да бар ул.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/146301/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев