erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Пассажир автобусы «КамАЗ» белән бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар

Татарстанда М7 трассасының 771 нче чакрымында 18 пассажир утырган автобус «КамАЗ» йөк машинасы белән бәрелешкән.

«Татар Информ» агентлыгы мәгълүматлары буенча, автобус Казан – Буа маршруты буенча хәрәкәт иткән.

ТР Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, 65 яшьлек «КамАЗ» автобусы йөртүчесе һава шартларын исәпкә алмаган, тизлекне арттырган, дистанцияне сакламаган һәм юлда хәрәкәт итүче «КамАЗ»йөк машинасы белән бәрелешкән. Үз чиратында авыр йөк машинасы алда баручы прицеплы икенче бер машина белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында автобусның өч пассажиры, шул исәптән 11 яшьлек бала зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәте шартлары ачыклана.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kazan-ianynda-passazir-avtobusy-kamaz-belan-bareleskan-zyian-kurucelar-bar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев