erid:2VtzquqpS7d
Пенсионерларга бер тапкыр 400 мең сум түләү бирәләр
Яңалыклар

Пенсионерларга бер тапкыр 400 мең сум түләү бирәләр

Гаризаны “Дәүләт хезмәтләре” портал аша язарга мөмкин.

2025 елда пенсионерлар үзләренең пенсия тупланма пенсияләренең бер өлешен, әгәр ул 412 мең сумнан артмаса, берьюлы ала алачак. Бу хакта “Комсомольская парвда” газетасы яза.

Тупланма пенсияне 55 яшьтән хатын-кызлар, 60 яшьтән ир-атлар алырга хокуклы. Әгәр тупланмалар суммасы билгеләнгән лимиттан артмаса, аларны бер тапкыр алырга мөмкин.

Сезнең тупланма пенсиягез бармы икәнен һәм аның күләмен Социаль фонд яки “Дәүләт хезмәтләре” сайтында белергә мөмкин. Әгәр сез ул акчаларны алырга теләсәгез, “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша гариза язарга, социаль фонд, КФҮ бүлегенә яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондына (НПФ) мөрәҗәгать итәргә була. Гариза 10 эш көне эчендә каралачак.

 


Нет комментариев