Петербургтагы шартлауда зыян күргән сигез кеше авыр хәлдә
Петербургтагы кафеда шартлаудан соң зыян күргән сигез кеше авыр хәлдә кала бирә.
Петербургтагы кафеда шартлаудан соң сигез кеше авыр хәлдә хастаханәләрдә кала, калганнарының хәле уртача авырлыкта, 9 кеше амбулатор дәвалануга җибәрелгән, дип хәбәр итә шәһәрнең сәламәтлек саклау комитеты.
"Шартлаудан соң шәһәр стационарларына 31 пациент китерелде. Иртәнге 7гә 9 кеше амбулатор дәвалануга җибәрелгән. Авыр хәлдәге 8 кеше хастаханәләрдә, калганнары - уртача авырлыкта", - диелә хәбәрдә.
Якшәмбе көнне Санкт — Петербургта университет яр буендагы кафеда шартлау була, бер кеше һәлак була, ул хәрби корреспондент Владлен Татарский булып чыга (чын исеме Максим Фомин). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 32 кеше зыян күргән, берсе һәлак булган, ун кешенең хәле авыр дип бәяләнә. РИА Новости чыганагы хәбәр иткәнчә, шартлаткычны кичәгә килүчеләрнең берсе алып килгән, тартмада Татарскийга бүләк статуэткасы булган.
Җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев