Поезд түбәсендә ир-ат мәетен тапканнар
Табиблар әйтүенчә, 36 яшьлек ир-атны ток сугып үтергән
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә коткаручыларга ашыгыч ярдәм диспетчерларыннан Юдино бистәсендә «Юдино профилакторие» тукталышында поезд түбәсендә бер ир-ат ятуы турында хәбәр килгән. Табиблар әйтүенчә, аны ток сугып үтергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Чакыру буенча килгән 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре 36 яшьлек ир-ат мәетен җиргә төшергән һәм полицейскийларга тапшырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев