erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президентлыкка кандидатлар билгеле

Россиядә 2024 елның 15, 16 һәм 17 мартларында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар була.

Тавыш бирү участоклары 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык.
Россия Үзәк сайлау комиссиясе 8 февральдә Россия Федерациясе Президенты сайлауларына кандидатларның тәгаен исемлеген раслады. Болар:

1.    Даванков Владислав Андреевич, “Новые люди” партиясе.
2.    Путин Владимир Владимирович, үзен-үзе тәкъдим итүче.
3.    Слуцкий Леонид Эдуардович, ЛДПР.
4.    Харитонов Николай Михайлович, КПРФ.

Татарстанда сайлауларда “Мобильный избиратель” механизмын файдаланырга теләп, инде 4 меңгә якын кеше гариза биргән.
– Сайлаучылар ялга яки командировкага барачакларын белеп, расписаниеләрен алдан төзиләр. “Мобильный избиратель” механизмы Россия Федерациясенең бөтен территориясендә, теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеге тудыра,- ди Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
“Мобильный избиратель” механизмын куллану өчен 11 мартка кадәр шәхси кабинетың аша Дәүләт хезмәт күрсәтүләре федераль порталында гариза бирергә кирәк. Участок сайлау комиссияләре гаризаларны 6 мартта кабул итә башлый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстанда 17 февральдән участок сайлау комиссияләре вәкилләре йортларга йөреп, сайлау турында хәбәр итәргә керешә. Әлеге вәкилләр Россия Президентын сайлау символикалы киемнәргә киенгән, “бейджик”лары һәм таныклыклары була.

Андрей Кондратьев искәрткәнчә, сайлау участоклары комиссияләре вәкилләре өй яки фатир эченә керми. Әңгәмә вакытында аларга шәхси мәгълүматларны әйтергә һәм шәхесне раслаучы документларны күрсәтергә кирәкми.

 https://shahrikazan.ru/news/s%D3%99yas%D3%99t/prezidentlykka-kandidatlar-bilgele-durttan-bersen-sailyisy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X