Путин иртәгә коронавирустан вакцина ясатачак
Ул вакцинация ирекле булырга тиешлеген искәртте.
Россия Президенты Владимир Путин иртәгә коронавирустан вакцина ясатырга ниятләвен белдерде.
Ул вакцинация ирекле булырга тиешлеген искәртте, дип яза РИА Новости.
«Вакцинация — ул, әлбәттә, һәр кешенең шәхси карары. Сүз уңаенда, мин үзем моны иртәгә эшләргә ниятлим», — диде ул коронавируска каршы вакцинация мәсьәләләре буенча киңәшмәдә.
Киңәшмә видеоконференция режимында узды. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/22-03-2021/putin-irt-g-koronavirustan-vaktsina-yasatachak-5814379
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев