erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин кайбер хезмәткәрләр өчен хәрби хезмәтне кичектерү турында законга кул куйган

Россиядә хәрби хезмәт һәм мобилизацион резервка кагылышлы законга мөһим үзгәрешләр үз көченә керә.

Президент Владимир Путин хәрби хезмәтне кичектерү хокукына ия булучылар исемлеген киңәйтүне күздә тоткан яңа законга кул куйган. Хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган документта гамәлдәге законга кайбер әһәмиятле төзәтмәләр кертелә. Законда төп яңалык – Прокуратура, Тикшерү комитетының тикшерү органнары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре өчен хәрби хезмәтне кичектерү.

Бу чара югары белемгә һәм махсус званиеләргә ия булучыларга кагыла. Моңа кадәр бары тик эчке эшләр органнары, Янгынга каршы дәүләт хезмәте, җинаять-башкару системасы учреждениеләре, җәза чараларын мәҗбүри үтәтү органнары һәм таможня органнары хезмәткәрләренә генә шундый өстенлек бирелә иде. Законда шулай ук прокуратурага яки Тикшерү комитетына эшкә күчүчеләрне контракт буенча хәрби хезмәттән вакытыннан алда азат итү мөмкинлеге дә күздә тотылган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш бу гражданнар хәрби җыеннардан азат ителә. Россия Хөкүмәте әлеге категориядәге хезмәткәрләрне махсус хәрби учетка алуның яңа тәртибен билгеләячәк. Яңа закон 2024 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.

https://vatantat.ru/2024/07/147932/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев