erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин: Мобилизациянең икенче дулкынына ихтыяҗ юк

Мобилизациянең икенче дулкынына ихтыяҗ юк. Бу хакта бүген Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә һәм зур йомгаклау конференциясе барышында әйтте.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, өлешчә мобилизация вакытында 300 мең кеше җыелган. Шуннан соң Хакимият контракт нигезендә хәрбиләрне җыюга күчә. Кичәге көнгә армиягә 486 мең кеше кергән. Һәм Ватанны сакларга әзер ир-атлар агымы кимеми, дип ассызыклады президент. Көн саен бөтен ил буенча хәрби комиссариатларга 1,5 мең волонтер килә.

Путин шулай ук билгеләп үткәнчә, беренче дулкыннан мобилизацияләнгәннәр үз эшен бик яхшы башкара. Аларның 14е Россия Герое булды.

Владимир Путин бүген зур матбугат конференциясе барышында елга нәтиҗә ясады. Мәскәүдә Гостиный дворга студиягә Россия һәм чит ил журналистлары чакырылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Трансляцияне «Беренче канал», «Россия-1», «Россия-24», «НТВ», «ОТР», «Мир», шулай ук «Маяк», «Вести FM» һәм «Радио Россия» радиостанцияләре алып барды.

Чыганак (+фото): Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев