Путин Украина белән сөйләшүләр башлау шартын атады
Хәзерге вакытта Мәскәү һәм Киев арасында сөйләшүләр легитим булмаячак.
Моңарчы имзаланган указны гамәлдән чыгару ысулын табарга кирәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин белдерде.
Аның сүзләренчә, Украина, әгәр теләсә, РФ белән сөйләшүләр уздыруны тыючы указны гамәлдән чыгару өчен юридик ысул табачак.
Россия лидеры билгеләп үткәнчә, хәрби хәрәкәтләр булмаска да мөмкин иде. Махсус хәрби операция башланганнан бирле Украина белән сөйләшүләр барды, Мәскәү Киевка Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасыннан китәргә тәкъдим итте, дип сөйләде Путин.
Тулырак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев