erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Раҗәб ае башлана һәм Рәгаиб кичәсе керә

Бүген, 11 гыйнварда, кояш баю белән мөселман календаре өч мөбарәк көн белән ямьләнәчәк – берьюлы изге җомга җитә, Раҗәб ае башлана һәм Рәгаиб кичәсе керә.

Аларның шулай бергә туры килүе безнең сөенечебезне арттырсын һәм елның иң шәрәфле, бәрәкәтле Рамазан аена әзерлек мохитенә тизрәк алып керсен иде, ди Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Раҗәб ае якынлашу уңаеннан мөрәҗәгатендә.

Раҗәб Рамазан ае якынлашуны хәбәр итә, ураза башланырга төп-төгәл 2 ай гына калып бара, дип кисәтә. Дин кардәшләребезгә ураза гыйбадәтенә рухи һәм физик яктан әзерләнергә вакыт җитте дигән сүз.

Раҗәб ае ислам тарихыннан һәм Пәйгамбәр с.г.в. тормышыннан истәлекле һәм могҗизалы вакыйгаларга бай. Әйтик, Раҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичәдә – Рәгаиб кичәсендә – Мөхәммәд с.г.в.нең әти-әнисе никахлашкан. Моннан тыш, Раҗәб аеның 26сыннан 27сенә (быел – 6сыннан 7нче февральгә) каршы төндә Исра вә Мигъраҗ вакыйгасы булган – ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.в. Мәккәдән Иерусалимга төнге сәяхәте һәм аның Күккә күтәрелүе. Исра вә Мигъраҗ төнендә Аллаһы Тәгалә барлык мөселманнарга өч бөек бүләк ясаган: биш вакыт намаз, «Әл-Бәкара» сүрәсенең соңгы аятьләре һәм Кыямәт көнендә үз өммәте өчен Пәйгамбәрнең с.г.в. шәфәгать итү хокукы, ди мөфти.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Кадерле дин кардәшләр! Сезне Раҗәб аен ихлас ниятләр белән үткәрергә, Аллаһы Тәгалә шушы вакытта биргән иксез-чиксез мөмкинлекләрдән файдаланырга һәм, Газзәдәге дин кардәшләребез өчен армый-талмый дога кылырга чакырам. Мөмкин кадәр күбрәк итеп намазлар укырга, ураза тотарга һәм хәер-сәдака бирергә кирәк. Шул чакта, ин шә Аллаһ, Раббыбыз гөнаһларыбызны кичерер һәм өммәтне ике дөнья бәхете белән бүләкләр», – ди Камил Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев