erid:2VtzquqpS7d
Рафис Кәлимуллин: «Бертуган апамның күршеләрендә газ баллоны шартлады»
Яңалыклар

Рафис Кәлимуллин: «Бертуган апамның күршеләрендә газ баллоны шартлады»

Татарстанның Нурлат шәһәрендә Завод урамындагы 2 катлы йортта, тарттырылган түшәм ясаганда, газ баллоны шартлап, 4 фатир янган. 4 кеше зыян күргән. Фаҗига урынында олы яшьтәге хатын-кызның мәете табылган.

Җырчы Рафис Кәлимуллин шушы йортта яшәгән һәм фатирсыз калган гаиләгә ярдәм җыюын хәбәр итте.

«Кичә бертуган апамның күршеләрендә газ баллоны шартлады. Гаилә йортсыз калды. Киемнәр һәм акча җыябыз, дусларым. Аллам сакласын.

Фатирда мәче калган булган, ул да янып беткән. Алар документларсыз, бернәрсәсез урамда калды», – дип, Әлфиягә ярдәм кулы сузарга чакыра Рафис Кәлимуллин.

Аның сүзләренчә, әлегә акчалата ярдәм җыялар. «Аларга киемнәр дә, яңа әйберләр дә кирәк булыр. Гаиләдә 3 бала бар», – дип төгәллек кертә җырчы. Бер кызга 6 яшь икәнен, малайга 6 ай гына булуын искәртә.

Инде 101 000 акча күчерелгән, ярдәм килеп тора икән.

Чыганак: https://omet-rb.com/articles/kh-vef-kh-t-r/2024-04-08/rafis-k-limullin-bertugan-apamny-k-rshel-rend-gaz-ballony-shartlady-3719172

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев