erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Рамил Шәрапов артистка Рәзиләнең гаеп атуы турында: «Бу күптән халыкка чыккан булыр иде» ( «Интертат», Гөлназ Хәбибуллина )

Татар эстрадасы артисты, юмор остасы Рамил Шәрапов төркемендә 5 ел актриса булып эшләгән Рәзилә Динмөхәммәтова социаль челтәрләрдә төркем җитәкчесен һәм элек бергә эшләгән сәхнәдәшләрен гаепләп чыккан иде. Рамил Шәрәпов та бу уңайдан үз фикерен белдерде.

Артистларның төркемнәрендәге артистлар даими алышынып тору – гадәти хәл. Ниндидер үпкәләшүләр булып, төркемнең берәр вәкиле китеп барган очракларда да, бу, гадәттә, читкә таралмый. Әлеге очракны да, кем төркеменә кем килмәс тә, кем китмәс, дип кенә калдырыр идек тә, Рәзилә элекке хезмәттәшләренә шактый каты бәрелә. Ул аларны көнләшүләрдә, артыннан үзенең исемен пычрата торган сүзләр сөйләп йөрүдә гаепли. Гаиләле ир-атлар тарафыннан игътибар, кайвакыт бәйләнүләр булуны да кире какмый.

Бу хакта биредә язган идек («Интертат»):

«Интертат» әлеге хәлләрне аңлатуын сорап шалтыратканда, Рамил Шәрапов Рәзиләнең постын бөтенләй күрмәгән иде әле. Социаль челтәрләрдә утырырга җае да юктыр, соңгы арада «Шарапов-шоу» «Ебблей сезоны» программасы белән гастрольләрдән кайтып керми. Шулай да, язмага күз салганнан соң, Рамил үзенең фикерен белдерергә булды.

Рамил Шәрапов: «Гел гайбәттән генә торучы өлкә – шоу-бизнес өлкәсендә эшлибез инде»

- Рәзиләнең язмасын укып чыктым, әмма нәрсә әйтергә теләгәнен ахыргача аңлап бетерә алмадым.

Рәзилә белән 5 ел бергә эшләдек. Аның минем төркемнән киткәненә инде ярты елдан артык вакыт узды. Киткәндә матур гына саубуллашкан идек. Үпкәсе, әйтәсе сүзләре калган булса, номер саклангандыр, шалтыратып, барысын да үземә җиткерсә дә була иде.

Минем төркемдә Рәзилә генә түгел, башка артистлар да эшләп чыкты. Барысы белән дә әйбәт кенә таралыштык. Чөнки артистлар белән баштан ук, ничәдер сезон бергә эшләүне күздә тотып кына сөйләшенелә. Аларның һәрберсенең үз планнары, үз юлы, берсе дә мәҗбүри рәвештә, контракт төзеп эшләми. Кем миндә эшләгән, барысына да, үз юлларын табып, исән-сау эшләсеннәр, дип кенә телим. Һәрберсенең үз юлы, һәрберсенең Ходай Тәгәлә биргән үз ризыгы.

- Нинди гайбәтләр турында сүз бара соң, Рамил? Кемдер Рәзилә турында «бәби тапкан» дип сөйләгәнме?

- Дөресен әйткәндә, үзем дә аңлап бетермәдем. Миннән: «Рәзиләгез кайда?» – дип сораучылар булды. «Рәзилә безнең төркемнән китте, хәзер аның үз юлы. Бәлки, берәр кайчан күрешергә дә туры килер», – дип матур гына җавап кайтара идем. Белмәгән килеш, кеше турында «ул бәби көтә» дип әйтеп булмый бит инде.

Имеш-мимешләр минем турыда да күп йөри. Һәрберсенә игътибар бирә башласам, нәрсә булып бетә инде ул? Гомумән, без болай да гел гайбәттән генә торучы өлкә – шоу-бизнес өлкәсендә эшлибез инде.

- Бәлки, ул коллективта берәрсе белән уртак тел таба алмагандыр? Сез белеп бетермәгән нәрсәләр дә булмадымы икән?

Дәвамын Интертаттан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев