Үзгәрешләрнең берсе такси сыйфатында кулланыла торган автомобильләргә кагыла.
Россия Транспорт министрлыгы транспорт чараларына техник тикшерү үткәрү кагыйдәләрен үзгәртергә тәкъдим итте. Яңа таләпләр 2027 елның 1 мартыннан үз көченә керергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Үзгәрешләрнең берсе такси сыйфатында кулланыла торган автомобильләргә кагыла. Техосмотр алдыннан оператор махсус реестр буенча машинада мондый эшчәнлеккә рөхсәт бармы-юкмы икәнен тикшерә алачак.
Әгәр автомобиль такси реестрында теркәлгән икән, диагностика картасының гамәлдә булу вакыты аның яшенә бәйле булачак. Биш яшьтән өлкәнрәк машиналар өчен документ – алты ай, яңа автомобильләр өчен 12 ай гамәлдә булачак. ТУЛЫРАК
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев