erid:2VtzquqpS7d
Ринат Рәхмәтуллинның хатыны хастаханәгә эләккән
Яңалыклар

Ринат Рәхмәтуллинның хатыны хастаханәгә эләккән

Ринат Рахматуллинның хатыны Динара кичә иң авыр көннәренең берсе булуын хәбәр итте. Ул, Башкортстанга гастрольләргә китеп барышлый, хастаханәгә эләккән.

– Язарга да хәлем калмады, дуслар. Әле яңа гына хастаханәдән кайтып кердем. Без гастрольләргә дип чыгып киткән идек, беренче концертыбыз Аскында иде. Миңа бик каты приступ булды, астан тартып эчем авырта башлады. Юл өстендәге хастаханәгә кердек, карадылар да, сукыр эчәк ялкынсынган булуы мөмкин, диделәр. Мин әйтәм, Башкортстанда каласым килми, янәшәмдә беркемем булмаячак. Шуңа күрә Казанга яки Чаллыга кайтырга уйладым. Ринат мине утыртып, Чаллыга кайтарып җибәрде. БСМПда УЗИ, КТ үттем, анализлар бирдем. Нәтиҗәдә, сукыр эчәк булмады, башка әйбер булды.

Көне буе бер йотым су капкан кеше түгел, ашауны әйтеп тә тормыйм инде. Өстәвенә, операция булыр дип, бик борчылдым, – дип сөйләде Динара сторисларында.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/rinat-raxmatullinnyn-xatyny-gastrollarga-kitep-baryslyi-xastaxanaga-elakkan-5869577

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев