erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия авыл хуҗалыгы министры: Яңа елдан соң йомыркага бәяләр төшә башлар дип өметләнәм

Россиягә кертелгән йомыркага импорт пошлинасын алу процессы тәмамланды диярлек. Бу хакта «Бердәм Россия» съездыннан соң Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белдерде, дип яза РИА Новости.

«Якын арада, бу атнада ук, Азәрбайҗаннан йомырка килергә тиеш. Ике-өч атнадан исә тиешле импорт пошлинасы булмаган йомыркалар Төркиядән килер дип уйлыйм, бу безгә бәяләрне үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк», — диде ул.

Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, йомырка — сезонлы продукт, бу вакытта аларның бәясе һәрвакыт арта.

«Шулай да сезонлы фактор алга таба да тәэсир итәргә тиеш, һәм яңа елдан соң бәяләр төшә башлар дип өметләнәм», — дип өстәде Патрушев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Владимир Путин белдергәнчә, йомыркага бәя үсү — ихтыяҗ арту, ә җитештерү артмау белән аңлатыла, өстәвенә импортны вакытында ачмадылар. Бу — хөкүмәт эшендә төгәлсезлек булды, дип аңлатты президент. Ул тиздән хәл яхшырачагына ышаныч белдерде, чөнки мәсьәлә Авыл хуҗалыгы министрлыгының игътибар үзәгендә тора.

Кабул ителгән чаралар арасында — йомырка җитештерүне арттыруны планлаштыру, җитештерүчеләрдән турыдан-туры йомырка сәүдәсен киңәйтү, кош фабрикаларын һәм челтәрләрен озак вакытлы тәэмин итү килешүенә күчерү, шулай ук бу продукцияне пошлинасыз импортлау.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев