erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Мәгариф министрлыгы укытучыларга һәм ата-аналарга WhatsApp куллануны тыйды

Россиянең Мәгариф министрлыгы укытучыларга белем бирү процессында яки эш урыннарында WhatsApp һәм башка чит ил мессенджерларын куллануны тыйды. Педагогларга «VK Мессенджер»га күчәргә киңәш иттеләр, дип яза «Коммерсантъ» газетасы.

Профильле ведомствоның мәктәптә белем бирү процессында чит ил мессенджерларын куллануны чикләү таләбе турында Хабаровск крае Мәгариф һәм фән министрлыгында һәм Курск өлкәсе администрациясендә сөйләгәннәр. Төбәк хакимияте мәгълүматларына караганда, Мәгариф министрлыгы шундый эчтәлектәге хатны 26 августта ук җибәргән.

Түбән Новгород өлкәсе мәгариф министрлыгында укытучыларга эш урыннарында чит ил сервисларын (мессенджерлар гына түгел) кулланудан баш тарту тәкъдим ителүе турында хәбәр иткәннәр. Анда бу идеянең федераль структуралардан килү яки килмәве турында ачыклык кертелмәгән, әмма моның «яшерен мәгълүматның читкә чыгу мөмкинлеген бетерергә» ярдәм итәчәген аңлатканнар.

Моннан тыш, кайбер төбәкләрдә (мәсәлән, Амур һәм шул ук Түбән Новгород өлкәләрендә) ата-аналар чатындагылар сүзләренчә, чит ил мессенджерларын кулланудан баш тартырга педагогларны гына түгел, укучыларның ата-аналарын да өндиләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чит ил мессенджерларын кулланмаска өндәгән хәбәрләр таратуларын федераль Мәгариф министрлыгында раслаганнар, ләкин моның «Моя школа» дәүләт системасы һәм аның компонентлары белән эшләүгә генә кагылуын белдергәннәр.

Экспертлар фикеренчә, кайбер мәктәпләр үз тәкъдимнәре белән ата-аналарны «WhatsApp»тагы чатларын күчертергә өнди. Бу Meta корпорациясенең Россиядә экстремистик оешмалар исемлегенә кертелүе белән аңлатыла. Ә WhatsApp мессенджеры Meta корпорациясенә карый. Элегрәк Россиядә Meta эшчәнлеген тыю «WhatsApp»ка кагылмас дип расланган иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-magarif-ministrlygy-ukytucylarga-ham-ata-analarga-whatsapp-kullanuny-tyidy-5861537

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев