erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Президентын сайлауның фаразланган датасы билгеле булды

Федерация Советы Президент сайлау датасын бер айдан соң — 2024 елның 17 мартына билгеләргә мөмкин, дип хәбәр итә РИА Новости.

"Федерация Советы 13 декабрь утырышында Россия Президентын сайлау датасын игълан итә ала", - дигән агентлыкның әңгәмәдәше.
Конституция буенча Президент сайлауларын Федерация Советы билгели. Парламентның югары палатасы тиешле карарны, тавыш бирү көненә кадәр 100 көннән дә иртәрәк һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул итәргә тиеш.

Россия Президентын сайлаулар киләсе елда узачак. Сайлау кампаниясе әле башланмаган, Владимир Путин әлегә бу вазифага дәгъва кылу нияте турында белдермәгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков ассызыклаганча, хәзерге дәүләт башлыгы белән электораль планда кемдер ярыша алмаячак. Аның сүзләренчә, бүген җәмгыятьнең Президент тирәсендә моңарчы күрелмәгән берләшүе белән Путин абсолют лидер сәясәтче. Песков бу "кемдер бәхәсләшә алмаган хакыйкать"дип билгеләп үтте.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев