erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия самолеты һәлакәткә очраган

Бакудан Грозныйга очкан бортта 16 Россия, 37 Әзербайҗан, 6 Казахстан һәм 3 Кыргызстан гражданы булган.

Актау шәһәрендәге катастрофада 28 кеше исән калган, алар арасында 3 бала бар. Барысы да Мангистау район хастаханәсенә озатылды.
AZAL очкычында иң азы 10 кеше һәлак булган, дип фараз кылына, дип яза Матбугат.ру сайты. .
Ватаным Татарстанның соңгы минутларда чыккан мәгълүматы буенча, Казахстанда һәлакәткә очраган самолетта Россиянең 16 гражданины булган. Бу хакта Казахстан Транспорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Якынча мәгълүматлар буенча, очкычта барлыгы 62 пассажир һәм 5 экипаж әгъзасы булган. Алар арасында 29 кеше исән калган. Бу хакта Казахстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Росавиация мәгълүматлары буенча, очкыч бүген 9.30 сәгатьтә һәлакәткә очрый. Казахстанның Актау аэропортына төшкән вакытта AZAL авиакомпаниясенең (Азәрбайҗан) Embraer 190 самолеты җиргә килеп бәрелгән. Самолетның Бакудан Грозныйга очышы булган. Якынча мәгълүматлар буенча, һәлакәт судно кошлар көтүенә бәрелгәннән соң килеп чыккан. Хәзерге вакытта эзләү-коткару эшләре бара.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/159066/

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев