erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Россия хәрбиләре Курск өлкәсендәге барлык участокларда һөҗүм алып бара

Фронтның бу участогында Украина армиясенең хәле бик тиз начарая

Россия хәрби хезмәткәрләре Курск өлкәсендәге барлык участокларда массакүләм һөҗүм алып бара. Бу хакта RT хәрби корреспонденты Саргон Хадая хәбәр итә.

«Россия гаскәрләре фронтның Курск өлкәсендәге барлык участокларында массакүләм һөҗүм алып бара. Каты бәрелешләр барышында Украина Кораллы көчләре бүлекчәләре бер-бер артлы җиңелүгә дучар була», - дип белдерде ул.

Хәрби корреспондент билгеләп үткәнчә, фронтның бу участогында Украина армиясенең хәле бик тиз начарая.

Якшәмбе көнне Россия гаскәрләренең Курск өлкәсендә Кече Локня, Черкасское Поречное һәм Косицаны азат итүләре билгеле булды.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев