erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә 1 февральдән нинди законнар үз көченә керә?

Дәүләт Думасында 1 февральдә нинди кануннар үз көченә керүен искәрттеләр.

Володин: Россиядә ана капиталы һәм башка социаль түләүләр 1 февральдән индексацияләнәчәк.

Россиядә 1 февральдән ана капиталы һәм башка социаль түләүләр индексацияләнә. Бу хакта Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин искә төшерде.

"Ана капиталы беренче балага 630,4 мең сум, икенчесенә 833 мең сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш, 40тан артык төрле пособие һәм компенсация 7,4% ка артачак", — дип билгеләде Володин парламентның түбән палатасы телеграм-каналында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дәүләт Думасы Рәисе ассызыклаганча, дәүләтнең өстенлекле юнәлеше - барлык социаль йөкләмәләрне тулысынча тәэмин итү. Володин ил бюджетында моның өчен кирәкле акча бар дип ышандырды. Шулай ук 1 февральдән микрофинанс оешмалары эшчәнлеген контрольдә тоту, кертемнәр срогы тәмамлану турында бушлай мәгълүмат бирү, ирекле янгын күзәтчелеге, дәүләт серен саклау буенча өстәмә чаралар һәм башкалар турында законнар үз көченә керәчәк, дип искәртте Дәүләт Думасы спикеры.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев